Раушания Хаҗиева: Татар милли мәдәниятен бүгенге чорда бигрәк тә сакларга кирәклеген тоям

Иваново өлкәсендә "Мирас" вокаль-театраль студия оештырган артист Раушания Хаҗиева "Халкым минем" спектаклен Россия төбәкләрендә күрсәтергә хыяллана.

(Казан, 19 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Гаделшина). Иваново өлкәсендә узачак XXII Милли мәдәниятләр фестивале кысаларында, 29 октябрьдә Иваново шәһәренең “Мирас” татар вокаль-театраль студиясе “Халкым минем” спектаклен күрсәтәчәк. Иваново өлкәсе татарларының милли-мәдәни тормышында зур вакыйгага әверелгән әлеге спектакльнең премьерасы быел яз көне булган иде.

Милли мәдәниятләр фестивале 20 октябрьдә башлана. Көн саен Иваново шәһәренең төрле мәйданнарында һәм сәхнәләрендә төрле милләт вәкилләре үз традицияләре белән таныштырачак. Өлкәнең иң талантлы татар җырчыларын һәм биючеләрен җәлеп иткән “Халкым минем” спектакле Милләтләр йортында күрсәтеләчәк.

“Мирас” студиясенең җитәкчесе – Иваново музыкаль театры солисты, Халыкара бәйгеләр лауреаты Раушания Хаҗиева. Тумышы белән ул Татарстанның Азнакай ягыннан. Әлмәттә музыка училищесын тәмамлаган. Казан дәүләт консерваториясендә белем алган. 2004 елдан Иваново музыкаль театрында эшли. Шушы узган еллар эчендә театрда иллегә якын рольне башкарырга өлгергән.

“Татар милли мәдәнияте бик матур, үзенчәлекле. Мин аны сакларга кирәклеген тоям, бигрәк тә бүгенге чорда”, – дип аңлатты Раушания Хаҗиева "Татар-информ"га үзенең милли сәнгатькә тартылуы турында.

Ивановога килеп төпләнгәч, яшь кызны 4 нче Балалар иҗаты үзәге каршында эшләүче татар якшәмбе мәктәбендә вокал дәресләре алып барырга чакыралар. 2016 елда исә ул Милләтләр йортында “Мирас” дип аталган вокаль-театраль студия оештыра. Бу эштә аңа өлкәнең Татар милли-мәдәни мохтарияте дә ярдәм итә. 

Россия Хөкүмәтенең яшь мәдәният һәм сәнгать әһелләренә бирелә торган стипендиясен алуга ирешкәч, Раушания Хаҗиева “Халкым минем” спектаклен куя. Анда балалар да, өлкәннәрдә дә, гомумән, төрле яшьтәге иҗатчылар катнаша. “Спектакльдә татар җырларын, татар шигъриятен, татар көнкүрешен тәкъдим итәбез. Костюмнарның бер өлешен Татар милли-мәдәни мохтарияте алып бирде, шулай ук кайберләрен катнашучылар үзләре дә текте. Бу спектакльне Россиянең башка төбәкләрендә дә күрсәтергә телибез”, – дип сөйли студия җитәкчесе.

“Киләчәктә татар халкының гореф-гадәтләре белән таныштыручы “Аулак өй” театральләштерелгән музыкаль программа да куярга хыялланам. Безнең әби-бабайларыбызның яшьлегендә аулак өйләр үткәрү гадәте булган, яшьләр анда җырлап-биеп күңел ачкан, үзләренә яр сайлаган. Сценариясен уйладым инде”, – дип киләчәккә планнары белән ураклашты Раушания Хаҗиева.