Рәмзил Вәлиев: “Тукай музеенда бертуган Шәрәфләрнең үз почмагы булырга тиеш”

Тукайны Тукай итүчеләр — Шәрәфләр, дип саный галим
(Казан, 19 сентябрь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Габдулла Тукай музеенда бертуган Шәрәфләрнең үзләренең “почмагы” булырга һәм монда аларның эшчәнлеге, тормышы турында тулы мәгълүмат булырга тиеш, дигән тәкъдим белән чыкты бүген Габдулла Тукай әдәби музей-салонында, язучы, журналист, нәшир, дин һәм җәмәгать эшлеклесе Борһан Шәрәфнең тууына 125 ел тулу уңаеннан узган искә алу чарасында, тарих фәннәре докторы Римзи Вәлиев.
“Билгеле булганча, Г.Тукайның әйләнә-тирәсендә зыялылар күп булган. Шулар арасында бертуган Шәрәфләр дә бар. Мин исә Тукайны Тукай итүчеләр — Шәрәфләр дип әйтер идем. Чөнки шагыйрь күп вакытларда шушы гаиләдә булып, алар белән аралашып яшәгән, шәхси китапханәләреннән кулланган”, - диде тарихчы.
“Татар халкы һәм аның зыялылары тарихына киртәләр 1552 елдан бирле шундый итеп төзелгән иде, шунлыктан күп кенә материалларыбыз сандыкка “салына” барды. Шәрәфләр гаиләсе тарихын тикшерү исә 80 еллар азагында башланып китте дисәк, хата булмас. “Фаҗига” дигән китап — шушы эшнең нәтиҗәсе”, - дип белдерде Р.Вәлиев һәм әлеге басмада урын алган вакыйгаларга да тукталды. Шәрәфләр гаиләсе тарихы һәм Галимҗан Шәрәф турында бүгенге искә алу кичәсендә аның оныгы, тел белгече Альмира Әминова да сөйләде.
Башкаланың 155 нче мәктәп укучылары әлеге чараны шигырьләр һәм җырлар белән тулыландырды.