Башкортстанда атаклы милләттәшебез Ильяс Алкинны онытмыйлар

Башкортстанда атаклы милләттәшебез Ильяс Алкинны онытмыйлар

(Уфа, 19 сентябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсендә татар халкының данлы улы, күренекле сәясәтче, хәрби җитәкче һәм җәмәгать эшлеклесе Ильяс Алкинның тормыш юлын яктырткан күргәзмә почмак эшләнде. Бирегә йөрүче талиплар һәм аспирантлар хәзер атаклы милләттәшебез хакында бай мәгълүмат алу мөмкинлегенә ия.

Ильяс Сәетгәрәй улы Алкин 1895 елның 28 ноябрендә Казанда затлы токымнан булган морзалар гаиләсендә туа. Аның әтисе Сәетгәрәй әфәнде шул чакта Казанда дәрәҗәле кешеләрнең берсе, I Дәүләт Думасы әгъзасы, “Иттифак” Үзәк комитеты вәкиле була. Ильяс Алкин башта Казандагы реаль училищеда, ә аннан соң Петроградтагы политехник институтта белем ала. Үзенең башка туганнары белән Ильяс анда “Татар учагы” дип исемләнгән җәмгыять тә төзи.

1917 елгы февраль инкыйлабыннан соң, Ильяс Алкин артиллерия училищесына алына һәм бер үк вакытта Бөтенроссия вакытлы мөселман Хәрби шурасы рәисе вазыйфаларын башкара. Аннан соң ул Казанда шул елның июль аенда Бөтенроссия мөселман хәрби корылтаенда Бөтенроссия мөселман Хәрби шурасының рәисе булып сайлана.

Октябрь инкыйлабыннан соң, Ильяс Алкин үзенең чыгышларында һәм вакытлы матбугатка язган мәкаләләрендә яңа хакимиятләрнең хаталарын күрсәтә, большевикларның ялгыш юлдан баруларына игътибар юнәлтә. 1918 елда ул Казанда Бөтенроссия мөселман хәрби шурасының икенче корылтаенда катнаша һәм тиздән шунда ук большевиклар тарафыннан гаепләнеп кулга алына.

Тоткыннан азат ителгәч, Ильяс Алкин Казандагы киң билгеле Болак арты республикасын төзүдә катнаша. Әмма, мәгълүм булуынча, ул бер айдан ук Совет хакимиятләре тарафыннан бетерелә. 1919 елда Ильяс әфәнде Уфага килә һәм биредә Башкорт гаскәрләре штабы начальнигы, Башревком әгъзасы, Хезмәт комиссары, Башкортстан хәрби комиссары урынбасары була.

1920 елдан И. Алкин сәясәттән һәм хәрби җитәкчелектән китеп, гомерен тулысынча мөгаллимлек эшенә багышлый. 1930 елда Мәскәүдә Шәрык хезмәтчәннәре Коммунистик университетында укыта башлый, доцент була. Шул елда аны, советларга каршы оешма эшендә катнашуда гаепләп, тагын кулга алалар, ләкин берничә айдан азат итәләр. Шулай да күренекле милләттәшебезне тынычлыкта калдырмыйлар һәм 1937 елда аны соңгы тапкыр кулга алып, төрле нахак гаепләр тагып, атып үтерүгә хөкем итәләр. 1955 елда Ильяс Алкиннан барлык гаепләр кире алына һәм, үлгәннән соң, ул ярлыкана.

Ильяс Алкин илдәге кискен борылышларга үзенең төпле акылы, гыйлемлелеге белән үзе аек бәя бирә. Әмма андый шәхесләрнең фикере ул чакта исәпкә алынмый. Шулай да, дистә еллар үткәч, андый акыл ияләренең фикер сөреше дөрес булганлыгы барыбер исбатланды. Башкортстанда Ильяс Алкинның истәлеген хөрмәтләп саклыйлар. Узган елда аның тууына 110 ел тулуга багышланган хәтер чаралары да оештырылган иде.