news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чыңгыз Ханнановны Мстислав Ростропович үз канаты астына алды

Чыңгыз Ханнановны Мстислав Ростропович үз канаты астына алды

(Уфа, 19 сентябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда канат ныгыткан, бүгенге көндә Мәскәүдәге Петр Чайковский исемендәге консерваториянең Үзәк музыка мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы булган Чыңгыз Ханнанов чираттагы зур уңышка иреште. Бик сәләтле скрипкач булган талантлы татар малае мәшһүр музыкант һәм дирижер Мстислав Ростроповичның Хәйриячелек фонды стипендиаты булды. Шундый карарга М. Ростропович, Чыңгыз Ханнановның чыгышын тыңлаганнан соң, килгән.

Алдагы уку елында Чыңгыз Ханнанов шушы киң билгеле фондтан стипендия алып укыячак. Ростропович фонды стипендиаты булу шулай ук Чыңгызга күренекле музыкант һәм дирижерның мастер-классларында күнекмәләр алу мөмкинлеген дә бирә. Бөтен дөньяга виртуоз музыкант буларак билгеле виолончельдә уйнау остасы Чыңгыз Ханнанов белән аерым сөйләшүләр үткәргән һәм аның киләчәккә уй-ниятләре белән кызыксынган. Киләчәктә Чыңгызның М. Ростропович концертларында катнашу мөмкинлеге хакында да әйткән мәшһүр маэстро.

Чыңгыз Ханнанов Уфадагы киң билгеле “Чыңгыз хан” татар рәссамнары берләшмәсе җитәкчесе, танылган рәссам Вәсил Ханнановның улы. Талантлы гаиләдә тагын да бер талант иясе тәрбияләнә. Чыңгызның бертуган энесе Искәндәр дә Уфадагы музыка мәктәбендә белем ала һәм виолончелҗдә уйнау осталыгына өйрәнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot