Төркиядә яшәүче Зилә Нәҗипова татар балаларына лагерь оештыру турында хыяллана

Аның улы беренче тапкыр биләргә “Сәләт” форумына килгән.
(Казан, 19 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Төркиянең Истанбул шәһәрендә яшәүче Зилә Нәҗипова үзләрендә дә “Сәләт”кә охшаш лагерь оештыру турында хыяллана. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.Зилә Нәҗипованың 12 яшьлек улы Әмирхан беренче тапкыр “Сәләт” форумында “Аккошлар” сменасында катнашкан.“Улыма бик ошады. Монда төрле илләрдән татар балалары белән танышу, татарча аралашу кызык булды. Мастер-классларда да катнашты. Кайчандыр безнең өчен “Сәләт”кә бару хыял гына иде. Безнең хыял - Төркиядә дә шундый лагерьны оештыру, чөнки Төркиядә татарлар күп”, - дип сөйләде тумышы белән Сабадан булган Зилә.Ул гаиләдә балалары белән татарча сөйләшүләрен әйтте. “Луиза Батыр-Болгариның шәп дисклары бар, шуларны тыңлатабыз, Интернеттан татарча мультфильмнар карыйбыз. Чит ил язучыларының әсәрләрен татарча тәрҗемә итеп укыйм”, - ди Зилә Нәҗипова.