Новосибирск өлкәсендә "Милләтебез хәзинәләре. Себер сандыгында" лагеры оештырыла

Смена өлкәдә яшәүче татар балаларын берләштерүне, аларда милли үзаңны үстерү һәм татар халкының гореф-гадәтләре белән якыннан таныштыруны максат итә.
(Казан, 19 июль, “Татар-информ”). 8-17 август көннәрендә Новосибирск өлкәсендә татар балалары өчен "Милләтебез хәзинәләре. Себер сандыгында" профильле сменасы эшләячәк. Бу хакта җирле Татар милли-мәдәни автономиясе хәбәр итә. 
 
Ун көн дәвамында 10-16 яшьлек кызлар һәм егетләр тарихка, туган телгә, вокалга, милли биюләргә, сынлы сәнгатькә багышланган иҗади мастер-классларда катнашып, үзләрен тагын да камилләштерә алачак. 
 
Смена өлкәдә яшәүче татар балаларын берләштерү, аларда милли үзаңны үстерү һәм татар халкының гореф-гадәтләре белән якыннан таныштыру максатыннан оештырыла.
Гаризалар 25 июльгә кадәр кабул ителә, диелә хәбәрдә.