Семейда "Сабан туе гүзәле"н ачыклаячаклар

Кунакларны спорт мәйданчыклары, аш-су әзерләү буенча мастер-класслар, балалар мәйданчыгы һәм Татарстан артистлары концерты көтә.
(Казан, 19 июнь, "Татар-информ"). 23 июнь көнне Казахстанның Семей шәһәрендә узачак Сабан туенда "Сабан туе гүзәле-2019" һәм "Иң яхшы милли костюм" бәйгесе җиңүчесен ачыклаячаклар. Бу хакта Җидепулат татарлары оешмасы хәбәр итә. 
 
Бәйрәм Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салудан башланачак. 
 
Кунакларны спорт мәйданчыклары, аш-су әзерләү буенча мастер-класслар, балалар мәйданчыгы һәм Татарстан артистлары концерты көтә, диелә хәбәрдә.