Истанбул Сабан туенда өч йөз кеше берьюлы “Туган тел” җырын башкарган

Милли бәйрәм Сарыер районының Белград урманында үткән.

(Казан, 19 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Егерме тугызынчы тапкыр үткән Истанбул Сабан туенда өч йөз кеше бергәләп Габдулла Тукайның “Туган тел” җырын җырлаган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Төркиянең Анкара шәһәреннән төрек милләте вәкиле Ләвәнт Булут сөйләде.

“Сабан туенда яшь баянчы Азат Галимуллин, җырчылар Илгиз Шәйхразиев, Вероника Кузнецова, биючеләр Айгөл Кыямова һәм Раил Ганиев катнашты. Бәйрәм программасын студентлар Айгөл Галиуллина белән Ленар Хаҗиев алып барды. Соңыннан катнашкан өч йөз кеше дә “Туган тел” җырын җырлады”, - диде ул.

Сабан туе Истанбулның Сарыер районының Белград урманында үткәрелгән. Кашыкка йомырка салып йөгерү, капчык белән сикерү, кул көрәше, каймактан акча эзләү, чүлмәк вату, көрәш, канат тарту һ.б. төрле уеннар булган, җиңүчеләргә бүләкләр бирелгән.