«Кардәшлек» бәйге игълан итә

«Кардәшлек» бәйге игълан итә

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ», Ландыш Харрасова). Мәскәүдә белем алучы Татарстан республикасының «Кардәшлек» укучылар ассоциациясе «Дуслык» дигән фотолар бәйгесе игълан итә. РУДНда (Россия халыклар дуслыгы университеты) белем алучы шәкертләр әлеге идея белән күптән йөргән булганнар.

«Дуслык» бәйгесе 15 июньнән 15 сентябрьгә кадәр, ягъни 3 ай дәвам итәчәк. Ул 3 номинациядә уза: «Иң яхшы фото», «Кәрәзле телефон белән төшерелгән иң яхшы фото», «Иң яхшы фото» (халык күзлегеннән).

Бәйгедә һәр теләгән кеше катнаша ала. Аның өчен www.kardeshlek.ru сайтына кереп теркәлергә һәм катнашучы анкетасын тутырырга кирәк. Оештыручылар белдерүенчә, хәзерге заманда кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр шактый үзенчәлекле һәм дуслык мәгънәсен һәркем төрлечә аңлый. Әлеге бәйгене уздыру да кешеләрнең күзаллавын белү өчен уздырыла.

Катнашырга теләүчеләр бәйгегә 10 фотография җибәрергә хокуклы. Шул ук вакытта аларның һәркайсының исеме булырга тиеш. Профессиональ жюри аларга бәя бирәчәк. Шул ук вакытта сайт аркылы жюрига сорау бирү мөмкинлеге дә тудырыла. Ә халык күзлегеннән иң яхшы фотоны билгеләр өчен һәр кеше сайтка кереп тавыш бирә алачак.

Җиңүчене исә цифралы фотоаппарат көтә.