Күренекле татар шагыйре һәм мәгърифәтчесе Гарифулла Киековның тууына – 145 ел

Күренекле татар шагыйре һәм мәгърифәтчесе Гарифулла Киековның тууына – 145 ел

(Уфа, 19 июнь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстандагы киң билгеле татар шагыйре һәм мәгърифәтчесе Гарифулла Киековның тууына 145 ел тулды. Шушы уңайдан аның туган ягы Тәтешле районында искә алу чаралары башланды.

Гарифулла Киеков татарның танылган шагыйре Гали Чокрыйның (Мөхәммәтгали Киековның) улы. Ул 1861 елда Тәтешле районының Иске Чокыр авылында туып үсә. Башта туган авылында атасының мәдрәсәсендә укый. Аннан соң Казан мәдрәсәләренең берсендә белем ала. 1882 елда Касыйм шәһәрендә укып йөргән чагында патша армиясенә алына һәм анда 6 ел хезмәт итеп, медицина фельдшеры сыйфатында унтер-офицер дәрәҗәсендә кайтып төшә.

Хәрби хезмәттән соң, Гарифулла Киеков янә дә Казанга белем алырга китә. Аннан туган ягына кайтып балаларга белем бирә, әдәби иҗат белән шөгыльләнә башлый. Иске Чокырдан Күрдем авылына күчеп килеп, анда гомеренең азагына кадәр, 1918 елга хәтле яши.

Гарифулла Киековның “Гайн әр-риза” исемле тәүге китабы 1900 елда Казанда нәшер ителә. Анда автор атасы Гали Чокрыйның тормыш юлын һәм әдәби эшчәнлеген бәян итә. 1903 елда Г. Киековның “Дивани сабьян яки Кафияти сыбъян” (“Балалар өчен шигъри җыентык яки балалар өчен рифмалар”) дигән китабы басылып чыга.

Гали Чокрый, үзе исән чакта, улы Гарифулланы Казанда күренекле мәгърифәтче һәм татар әдибе Каюм Насыйри белән таныштыра. Казанда укыганда да, аннан соң анда барып йөргән чакларында да Гарифулла Каюм Насыйри белән гел очрашып тора, аңардан әдәби иҗатка күп нәрсәгә өйрәнә.

Бу көннәрдә Гали Чокрыйның тууына 178 ел, ә аның дәвамчысы, танылган әдип Гарифулла Киековның тууына 145 ел тулды. Күрдем һәм Иске Чокыр авылларында аталы-уллы Киековларны гел искә алалар, алар белән горурланалар. Күрдем авылында бүген шушы төбәктәге язучылар һәм шагыйрьләр атаклы якташларын искә алу кичәсе үткәрә.