Төмәндә «Борынгы Төмән татарларының мәдәнияте һәм көнкүреше» күргәзмәсе эшли

«Себер татар хатын-кызлары милли киеме Идел буе татарларыныкыннан аерылып тора дисәләр дә, факт буенча бу кием Казанда тегелгән булган икән», — дип яза Фатыйх Гарифуллин.

(Казан, 19 май, «Татар-информ»). Төмән шәһәренең Володарский урамындагы 47 нче йортта урнашкан «Себер легендалары» сувенирлар галереясендә «Борынгы Төмән татарларының мәдәнияте һәм көнкүреше» дигән күргәзмә ачылды, ул май аеның ахырына хәтле булачак.

Экспонатларның күбесе Ямбай авылы музееннан китерелгән, дип хәбәр итте «Яңарыш» сайты.

«Хатын-кызларның матур итеп, төрле бизәкләр белән тегелгән төрле төстәге читекләре бар. Аларның күбесен сәүдәгәрләр Казаннан китергән булсалар да, үзебезнең Себердә дә осталар булганнар. Безнең якларда берәү дә чабата киеп йөрмәгән, матур итеп яхшы күннән итекләр тегә белгәннәр», — дип яза Фатыйх Гарифуллин.

Ул үзе Себер татарлары һәм башка яктагы, ягъни Идел буе татарлары арасында аерма күрмәвен, охшашлык булуын, шулай ук озын итәкле, тәнне каплаган күлмәкләр, чәчләрне каплап йөрү, яулык бөркәнү хас (тиеш) булганын искәртә.

«Ә инде тукымаларга килгәндә, аерма бар икән. Казан татарлары хатын-кызлары башкачарак тукымалардан тегелгән күлмәк кисә, Себердә яшәгән татар хатын-кызлары күлмәкләре Бохара, Сәмәрканд шәһәрләреннән кайткан тукымалардан җитештерелгән. Бу төрлелек татар гәмәли сәнгатенең байлыгын һәм күптөрлелеген күрсәтә», — ди ул.

Күргәзмәдә хатын-кызлар маңгайларын каплаган әйбер «калфак» дип аталса, себер татарлары аны «сарауц» диләр. «Музей хезмәткәрләре аны 1920 еллар башы фотоларына таянып, себер татарлары хатын-кызлары милли киеменең Идел буе татарларыныкыннан аерылып тора дисәләр дә, факт буенча бу кием Казанда тегелгән булган икән», — дип яза Фатыйх Гарифуллин.

Монда тагын хөрмә төшеннән ясалган дисбе бар. Андыйлар Идел буе, Урал якларында булган. Ә Себердә балык сөякләреннән җыйган булганнар (күргәзмәдә юк), дип яза ул.