Санкт-Петербургта Татарстан матбугаты көнен бигеләп үттеләр

Россиядә беренче «Нур» татар газетасына нигез салучы, аны нәшер итүче һәм мөхәррире Гатаулла Баязитов һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

(Казан, 19 май, «Татар-информ»). Бүген Санкт-Петербургта Татарстан Республикасының Матбугат көненә багышланган чаралар булды, дип хәбәр итте Бөтендөнья татар конгрессы.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашындагы чара СПбДУның Көнчыгыш факультетының эчке ишегалдында, беренче татар газетасын нәшер итүче, күренекле татар фикер иясе, дин һәм җәмәгать эшлеклесе Гатаулла Баязитовка һәйкәл янында үткәрелде.

Исегезгә төшерәбез, мәгърифәтче, язучы, журналист һәм көнчыгыш телләрне тәрҗемәче Гатаулла Баязитов Россиядә беренче «Нур» татар газетасына нигез салучы, аны нәшер итүче һәм мөхәррире.

Әлеге чараны Татарстан Республикасының Даими вәкиллеге оештырды. Биредә татар җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты һәм Гатаулла Баязитов һәйкәленә чәчәкләр салдылар.