Шагыйрә Энҗе Мөэминованың исеме мәңгеләштерелде

Әлмәт төбәгендә шагыйрәнең тууына 90 ел тулуын билгеләп үттеләр

 (Казан, 19 май, “Татар-информ”). Танылган шагыйрә, 20дән артык китап авторы Энҗе Мөэминованың исеме 16 май көнне Әлмәт районының Габдрахман авылында мәңгеләштерелде: мәктәп бинасына мемориаль такта куелды.

Чарада Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов, ТР Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанов, ТР Дәүләт Советы депутаты Шәфәгать Тәхәветдиновның ярдәмчесе Рөстәм Гарипов, шагыйрәнең якыннары, әдәбият сөючеләр катнашты.

Тантанадан соң Энҗе Мәэминованың якыннары һәм язучылар, ветераннар зиратка барып, аның каберенә чәчәкләр салды. Шагыйрәнең тууына 90 ел тулуга багышланган чара авылның Мәдәният йортында әдәби кичә белән тәмамланды, дип хәбәр итә “Әлмәт таңнары” басмасы.