Башкортстан татары Россиянең Пакыстандагы сәүдә илчесе булды

Башкортстан татары Россиянең Пакыстандагы сәүдә илчесе булды

(Уфа, 19 май, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Чакмагыш районы үзәге Чакмагыш авылында туып-үскән татар егете Ришат Нурахман улы Халиков, Россия Хөкүмәте башлыгы Михаил Фрадков фәрманы белән, Россия Федерациясенең Пакыстан Ислам Республикасындагы Сәүдә вәкилчелеге җитәкчесе итеп тәгаенләнде.

Ришат Халиков 1946 елның 23 мартында Башкортстанның Чакмагыш районы үзәгендә туа. Урта мәктәптән соң, Мәскәү дәүләт университетының Азия һәм Африка илләре институтына укырга керә һәм аны уңышлы тәмамлый. Тәүдә СССР Тышкы эшләр министрлыгында төрле вазыйфалар башкара. Аннан соң СССР Машина төзелеше министрлыгының Баш идарәсендә эшли. Россия Тышкы эшләр министрлыгында вице-консул вазыйфаларын үти. Ә 1995 елдан Ришат Халиков Башкортстан тышкы икътисадый бәйләнешләр министры урынбасары вазыйфасында шул министрлыкның Мәскәүдәге вәкилчелеге җитәкчесе булып эшләде. Бер үк вакытта ул Башкортстан Республикасының Мәскәүдә РФ Президенты каршындагы тулы хокуклы вәкиле урынбасары вазыйфаларын да башкарды.

Ришат Нурахман улына Россиянең Пакыстан Ислам Республикасындагы Сәүдә вәкилчелеге җитәкчесе сыйфатында ике ил арасындагы икътисадый һәм сәүдә хезмәттәшлеген киңәйтү бурычлары йөкләтелә.