^Башкортстан Татар конгрессы яңа максатлар билгеләде

^Башкортстан Татар конгрессы яңа максатлар билгеләде

(Уфа, 19 май, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Кичә Уфада Башкортстан Татар Конгрессы Башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы булып үтте. Башкарма комитетка апрель азагында яңа рәис итеп профессор Рушан Галләмов сайланганнан соң, бу әле тәүге зур җыен. Алдан ук вәгъдә итүенчә, Рушан әфәнде бу киңәшмәдә Башкортстан Татар конгрессы Башкарма комитеты эшчәнлеген тамырыннан үзгәртүче концепцияләрен тәкъдим ите. Үз чыгышында ул БТК Башкарма комитетының хәзерге эшчәнлеге төп өч юнәлештә барырга тиеш, дип ассызыклады һәм төп максатлар хакында тәфсиллерәк сөйләде.

Рушан Галләмов фикеренчә, Башкарма комитет әгъзалары иң беренче чиратта Башкортстан Татар конгрессының финанс базасын ныгыту хәстәрлеген күрергә тиеш. «Хәзер базар икътисады заманы, шуңа күрә татар милли хәрәкәтенә Башкортстан шартларында матди ярдәмне беркем дә тәлинкәдә китереп бирмәячәк, – диде Р. Галләмов. – Конгресс эшчәнлеген нәтиҗәле итик, тәгаен эшләр башкарыйк, дисәк безгә татар эшкуарларын да җәлеп итеп, акча тупларга кирәк. Бу эшкә татар сәнгатькәрләре дә хәйрия концертлары белән үз өлешләрен кертә алыр иде. Кыскасы, финанс базабызны төрле кануни юллар белән ныгытмыйча торып, без һаман да кечкенә генә чараны оештыру өчен дә акча теләнеп йөрергә мәҗбүр булачакбыз».

БТК Башкарма комитетының икенче максаты итеп Рушан Галләмов республика районнарында һәм шәһәрләрендә конгрессның төбәк бүлекләре төзүне дәвам итүне һәм аларның эшчәнлеген тәэсирле оештыру кирәклеген әйтте. «Башкортстан Татар конгрессы эшчәнлеге бер Уфа белән генә чикләнергә тиеш түгел, – диде Рушан әфәнде. – Республика районнарында татар милли-мәдәни мәнфәгатьләрен яклаган кешеләр күп, бары тик аларны оештыра һәм файдалы эшләргә юнәлтә белергә генә кирәк. Димәк, безгә бу юнәлештәге эшләрне тизләтү өчен җаваплы кешеләрне дә билгеләү зыян итмәс иде».

БТК Башкарма комитеты эшчәнлеген камилләштерүнең өченче юнәлеше итеп Рушан Галләмов оештыру эшләрен югары дәрәҗәгә куюны күрә. Аның сүзләренчә, Татар конгрессының үз низамнамәсе бар һәм аны һәркем төгәл үтәргә бурычлы. «Безгә туй генераллары кирәкми, конкрет эш күрсәтә алган кешеләр генә Башкарма комитет әгъзалары булырга хаклы. Кемнеңдер милли хәрәкәткә күңеле ятмый икән, гариза язсын да, чыксын безнең сафлардан. Алайса Башкарма комитет утырышларына да онытканда бер генә килүчеләр ишәеп китте». Рушан Галләмов әйтүенчә, Башкортстан Татар конгрессы эшчәнлеген камилләштерүнең бер юлы булып Башкарма комитеттагы комиссияләр эшчәнлеген җанландыру тора. Бу тәңгәлдә дә докладчы үзенең эшлекле тәкъдимнәрен әйтте. Аның сүзләренчә, хокук белгечләрен берләштерүче аерым бер комиссия булдыру да зыян итмәс иде. Югары әзерлекле юристлар ярдәме татар милли оешмаларына карата булган төрле һөҗүмнәрне кире кагу өчен бик тә кирәк.

Рушан Галләмов чыгышыннан соң, Башкарма комитет әгъзалары утырышта күтәрелгән тема буенча үз фикерләре белән уртаклашты. Нигездә, алар Рушан әфәнденең БТК эшчәнлеген камилләштерүгә юнәлтелгән тәкъдимнәрен уңай бәяләде һәм үзләре дә кайбер өстәмәләр кертте. Марат Шәрипов, Әсгать Корманаев, Кәрим Яушев, Рамил Бигнов, Римма Воденко һәм башка чыгыш ясаучылар, Татар конгрессы эшчәнлеген тәэсирлерәк итү максатында, аеруча эшлекле чараларга игътибарны юнәлтте. БТК Башкарма комитетының интернетта үз сәхифәсен ачу, республиканың рәсми хакимиятләре белән хезмәттәшлекне җайга салу, хезмәт хакы түләп берничә кешелек штат булдыру һ.б. тәкъдимнәрне һәммәсе дә хуплап каршы алды.

Утырышта Казанның 1000 еллык юбилеена бару мәсьәләсе дә тикшерелде. Башкортстан татар милли оешмалары вәкилләре өчен бу олы бәйрәмгә 60 кешегә урын бүленгән булган. Шул ук вакытта Башкортстан Татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеге рәисе Рамил Бигнов үзенең яңа гына Казанга сәфәрдән әйләнеп кайтуын һәм өстәмә рәвештә тагын 100 кешегә рөхсәт алуын әйтте. Димәк, Башкортстан татар милли хәрәкәте исеменнән Казандагы тантаналарга 160 кеше барачак, дигән сүз бу.

Киңәшмәдә Башкортстан Президенты хакимияте вәкиле Айрат Баһаутдинов белән БР Мәдәният һәм милли сәясәт министрлыгы хезмәткәре Әлфия Юламанова да катнашты һәм чыгыш ясады. Алар, нигездә, Башкортстан Татар конгрессы Башкарма комитетының республика рәсми хакимиятләре белән аңлашып эшләве өчен кайбер теләкләрен җиткерде.

Шулай итеп, Башкортстан Татар конгрессы, яңа рәис сайлану белән, соңгы еллардагы йокы хәленнән чыгуга тәүге адымнарын ясаячак. Профессор Рушан Галләмов конгресс эшчәнлеген республика татарлары проблемаларын хәл итүгә ярдәм итәрлек итеп оештыру өчен барлык милләтпәрвәрләрне бер йодрыкка туплаячагын белдерә.