Тәтеш районы «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы вәкилләре Чүпрәле районында җыелышта булды

Алар туган телне, гореф-гадәтләрне саклап калу өстендә эшлиләр.

(Тәтеш, 19 апрель,"Татар-информ», «Тәтеш таңнары»). Тәтеш районы «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы вәкилләре Чүпрәле районында узган «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын- кызлары иҗтимагый оешмасының чираттагы җыелышында булып кайтты.

«Бу чарада без Чүпрәле халкының булдык­лы, талантлы икәнлегенә тагын бер тапкыр инандык. Туган як музееның байлыгы һәркемне сок­ландырды. Чиккән намазлык, сөлгеләр күз явын алырлык иде. Без биредә халкыбызның борынгы гореф-гадәтләреннән берсе — дисбе тезү серләренә дә өйрәнеп кайттык», — дип сөйләде катннашучылар.

Музейда Рима Гомәр кы­зы­ның әнисе Сара апа Вәли­уллина истәлегенә ачыл­ган күр­гәзмәне карадылар. Ул Ишле авылын­да үз акчасына күпер төзет­кән Сара апа буын­нар бәй­ләнешен, рух бердәм­леген ныгыту үрнәге буларак олы хөрмәткә ия шәхес ­булып тора.

«Һәр җәүһәрдә — халкым тарихы» дип исемләнгән концерт прог­раммасы халкыбызның күркәм биюләре, матур җырлары белән үрелеп барды.

Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова үзенең чыгышында әлеге чарага югары бәя бирде һәм халкыбызның йолаларын, телен саклап калу өстендә эшләгән җитәкчеләргә рәхмәт сүзләрен белдерде.