news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пенза өлкәсендә «Нәүрүз» яз һәм дуслык бәйрәме узды

Бәйрәм кунакларына милли колоритлы декоратив-гамәли сәнгать әйберләре һәм татар телендәге китаплар күргәзмәсе тәкъдим ителде.

Пенза өлкәсендә «Нәүрүз» яз һәм дуслык бәйрәме узды
https://tatar-congress.org/

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). Пенза өлкәсенең «Комсомольский» мәдәният һәм ял паркында «Нәүрүз» яз һәм дуслык бәйрәме узды. Бу турыда Пенза өлкәсе Татар милли-мәдәни автономиясенә сылтама белән Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тантаналы чара «Пенза, син минем Россия!» милли мәдәниятләр фестиваленең чираттагы этабы кысаларында узды. Пенза өлкәсе Татар милли-мәдәни автономиясе активистлары бәйрәм кунакларына милли колоритлы декоратив-гамәли сәнгать әйберләре һәм татар телендәге китаплар күргәзмәсен тәкъдим итте.

Концертта Пенза һәм Пенза өлкәсе милли-мәдәни автономияләре солистлары һәм иҗат коллективлары чыгыш ясады.

Фестивальдә Дания Юмаева һәм Элина Хөсәенова татар телендә җырлады.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100