news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Кызыл таң» газетасының баш мөхәррире РБның Халыклар дуслыгы ордены белән бүләкләнде

17 апрель көнне, Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров дәүләт бүләкләре тапшырды.

(Казан, 19 апрель, «Татра-информ»). 17 апрель көнне, Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров дәүләт бүләкләре тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында Башкортстанда чыгып килүче татар басмаларыннан да журналистлары да бар.«Кызыл таң» газетасының баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов Халыклар дуслыгы ордены белән бүләкләнде.

Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, «Кызыл таң»ның баш мөхәррир урынбасары Резеда Нуртдинова, «Тулпар» журналының проза бүлеге мөхәррире Дилбәр Сөләйманова, «Өмет» гәзите журналисты Алсу Төхвәтуллина «Башкортстанның атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек булдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100