Мәскәүнең татар милли-мәдәни автономиясе онлайн форматта яңа юнәлешләрне үстерә

Татар теле буенча онлайн-курслар эшли башлады.

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). Коронавирус пандемиясе шартларында Мәскәүнең Татар милли-мәдәни автономиясе онлайн форматта эшләвен дәвам итә һәм яңа юнәлешләрне үстерә. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.

Татар мәдәни үзәгенең иҗат коллективлары чыгышларының архив язмаларын куя һәм дәресләрне онлайн-трансляцияли. Аларны Татар җәмгыятьләре автономиясе порталында (atom.tatar) карага була. Шулай ук анда төрле төбәк татарлары тормышыннан кызыклы мәгълүматлар тәкъдим ителә.

Шулай ук Мәскәүдә татар теле буенча онлайн-курслар эшли башлады, тарихчы Марат Сәфәров белән Мәскәү шәһәре буйлап виртуаль экскурсияләр сериясе эшләнде. «Татар кызы 2020» матурлык һәм талант бәйгесенең Мәскәү этабы кысаларында онлайн-дәресләр һәм туры эфирлар дәвам итә.