Саратовта татар утары тирәсен тәртипкә китерәләр

"Тургай" каралты-курасы каланың Милли авылының бер өлеше булып тора.
(Казан, 19 апрель, "Татар-информ"). Шимбә көнне, ягъни 20 апрельдә Саратов татарлары "Тургай" татар утарын тәртипкә китерү максатыннан, өмә оештыра. Бу хакта җирле татар яшьләренең "СарыТау" оешмасы хәбәр итә.
 
"Тургай" утары Саратовның Җиңү паркнындагы Милли авылында урнашкан. Биредә рус, башкорт, казах, мари, грузин, әрмән - барлыгы 14 милләтнең торагы белән танышырга мөмкин. Авылга килүчеләрне каралты-кура белән генә түгел, төрле милләт вәкилләренең яшәү рәвеше белән дә таныштыралар.