Самара өлкәсендәге борынгы татар авылы Балыклы тарихы турында белешмә җыялар

«Авыл тарихы турындагы китап никадәр тулырак, төгәлрәк һәм матуррак итеп эшләнсә — киләчәк буыннар өчен дә ул шулкадәр гыйбрәтле тормыш үрнәге булачак», - ди оештыручылар.

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Самара өлкәсендәге Балыклы авылы тарихы турында китап язарга җыеналар. Яңа басма өчен кызыклы белешмәне теләге булган һәркем бирә ала.

«Самара татарлары» сайты хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта яңа китап чыгаруда катнашырга теләүчеләрдән тәкъдимнәр һәм материаллар җыела. Аларны Әлмир Нигматуллинга җибәрергә кирәк. Әлмир Нигматуллинның телефоны: 8 937 060 1616 Электрон адресы: nar63samgtu@gmail.com

Китапка төрле вакытлардагы фотолар, шәҗәрәләр, читтә яшәгән һәм яшәүче авылдашларның исемнәре, төрле сугышларда катнашучылар һәм аларның бүләкләре, хезмәт батырлары турында һәм башка белешмә туплана.

«Сок елгасы буенда урнашкан авыллар арасында Иске Балыклы иң борынгылардан санала. Бу авылының тирән һәм данлыклы тарихы бар. Борынгы язмаларга һәм архив материалларына караганда, анда милләтебезнең горурлыгы булган каһарманнар һәм морзалар яшәгән», — ди оештыручылар.

Рәшит Билалов, олы яшьтә булуына карамастан, Балыклы авылы тарихы турында китап бастырып чыгарган инде. Аның үрнәгендә авыл тарихы, үз ата-бабаларының язмышы белән кызыксынучылар да күбәйгән.

«Авыл тарихы турындагы китап никадәр тулырак, төгәлрәк һәм матуррак итеп эшләнсә — киләчәк буыннар өчен дә ул шулкадәр гыйбрәтле тормыш үрнәге булачак. Бу эштә һәркем үз нәселе турында тирән эзләнеп, төпле материал тупларга тиеш», диелә бу хәбәрдә.