“Мәгариф” журналының 100 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференция була

Конференция йомгаклары буенча фәнни җыентык бастырып чыгару күздә тотыла

(Казан, 19 февраль, “Татар-информ”). Республикабыздагы иң өлкән басмаларның берсе булган “Мәгариф” журналы нәшер ителә башлауга 100 ел тулды. Шул уңайдан Казан (Идел буе) федераль университетының Гаммәви коммуникация һәм социаль фәннәр институты, “Мәгариф” журналы редакциясе, “Татмедиа” ачык акционерлык җәмгыяте, Татарстан журналистлар берлеге «Белем һәм тәрбия чарасы буларак татар журналистикасы” дигән темага фәнни-гамәли конференция уздырырга җыена.

Конференция 26-27 февральдә “Татмедиа”, Татарстан журналистлар берлеге һәм КФУ биналарында узачак.

Фәнни-гамәли конференция кысаларында түбәндәге секцияләр эше планлаштырыла: “Белем һәм тәрбия бирүдә гаммәви коммуникация чаралары һәм яңа технологияләрнең роле”, “Татар журналистикасында мәгариф басмаларының үсеше”, “Мәгърифәтче журналистлар мирасы”, “Басма һәм электрон мәгълүмат чараларында сөйләм культурасы проблемалары”.

Конференция йомгаклары буенча фәнни җыентык бастырып чыгару күздә тотыла.