Г.Камал исемендәге театрның Кече сәхнәсендә - Ф.Достоевский повесте буенча куелган “Тыйнак кыз” спектакле премьерасы

Спектакль Камал театрының эксперименталь куелышлары мәйданына әверелеп килгән Кече сәхнә өчен махсус әзерләнә

(Казан, 19 февраль, “Татар-информ”). 22 мартта Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Кече сәхнәсендә Федор Достоевский повесте буенча куелган “Тыйнак кыз” спектакленең премьерасы уза. Спектакльнең режиссеры – Лилия Әхмәтова, рәссамы – Булат Ибраһимов, тәрҗемәсе – Илгиз Зәйниевныкы. Төп рольне – Рибачыны - Рамил Вәҗиев башкара.

Спектакль Камал театрының эксперименталь куелышлары мәйданына әверелеп килгән Кече сәхнә өчен махсус әзерләнә.

Театрда әлеге әсәргә алыну яшь режиссер өчен зур тәвәкәллек дип саныйлар театрда. Беренчедән, Г.Камал театры Федор Достоевский иҗатына тәүге мәртәбә мөрәҗәгать итсә, икенчедән, «Тыйнак кыз» повестенең үз тарихы бар. Сүз, иң беренче чиратта, Лев Абрамович Додинның спектакле хакында бара. Әлеге куелыш - узган гасыр ахырының иң яхшы спектакльләренең берсе. Төп рольне гениаль артист Олег Борисов башкара. Додинның “Тыйнак кыз”ы - бернинди арттыруларсыз рус театр тарихында үрнәк итеп куярлык спектакль. Танылган режиссерлар аннан соң Достоевскийның әлеге әсәренә алынырга батырчылык итми. Бу сәбәп әсәрнең дәрәҗәсен бермә-бер күтәрә һәм яшь режиссерның кызыксынуын тагын да арттыра.

“Тыйнак кыз” - Федор Достоевскийның соңгы әсәрләреннән берсе. Автор үзе кереш сүзендә аны “фантастик” дип тә атый, чөнки төп геройның уйлар ташкыны, бер стенограф тарафыннан тыңланып, язылып барган сыман.

“Тыйнак кыз” повесте буенча куелган спектакльләр, гадәттә, моноспектакльләр булып чыга. Бу гаҗәп тә түгел, чөнки әсәрнең буеннан-буена тол ирнең, үз-үзенә кул салган, гәүдәсе күрше бүлмәдә ятучы яшь хатыны хакындагы монологы дәвам итә. Шунысы кызыклы: Лилия Әхмәтова спектакле Рамил Вәҗиевның иҗат карьерасында икенче моноспектакль булачак. Актер Николай Гогольнең “Акылдан язган кеше язмалары” спектаклендә Поприщин ролен башкарган иде.

Тыйнак кыз – Рибачы хатыны ролен Гөлназ Минкина башкара. Камал театрында бу аның тәүге зур роле булачак - Г.Минкина театр труппасына быелгы сезонда кабул ителде.

Спектакльдә шулай ук Татарстанның халык артисты Фирая Әкбәрова һәм тамашачыларга Ф.Хөснинең “Йөзек кашы” спектакле (режиссеры - Лилия Әхмәтова) аша билгеле булган артист Алмаз Сабирҗанов катнаша.