news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тубыл татарлары турында «Тормыш сукамаклары» китабын русчага тәрҗемә итеп чыгарганнар

Әдәби-публицистик повестьтә Тубыл, Вагай районнарында яшәүче, кешеләр турында сәхифәләр бар.

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Укытучы тормышы, мәктәп, тәрбия турында язмалар кергән «Тропы жизни» дип исемләнгән яңа китап Тубылда дөнья күрде. Солтан Садыйковның автобиографик әдәби-публицистик повесте «Тормыш сукамаклары» дип аталган истәлекләр китабы итеп 2006 елда татар телендә басылып чыккан булган.

Быел педагогик хезмәт ветераны, доцент Клим Садыйков әтисе Солтан Алиш улы зып калдырган истәлекләрне рус теленә тәрҗемә итеп бастырган. Бу турыда «Яңарыш» сайты хәбәр итте.

Китап Солтан.Садыйковның үткән тормыш юлы, тирән мәгълүмат, кызыклы истәлекләр, тарихи фотолар белән баетылган. Автор үзенең тормыш юлын бала-оныкларына багышлаган.

Монда Тубыл, Вагай районнарында яшәүче, бергә укыган, эшләгән якташлары турында да күп кызыклы сәхифәләр бар. Яңа китапта укучылар илебез тарихы, авыл тормышы, укытучы хезмәте белән тагын бер мәртәбә тирәнрәк танышырлар, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100