Башкортстанның Стәрлебаш авылында 180 еллык кабер ташларында татарча язу тапканнар

Таш ясаучы осталар татар эпиграфикасының Болгар чорларыннан ук килгән сәнгати традицияләренә нигезләнеп эшләгән.

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Башкортстанның Стәрлебаш авылы зиратында 180 ел элек куелган кабер ташларында татарча язылган шигъри юллар тапканнар.

«Ташъязма ядкярләр арасында ыру тамгалары кебек рәсем элементлары очрамый. Кайбер үрнәкләрдә төп эпитафик тексттан тыш гарәпчә, фарсыча яки татарча язылган шигъри юллар да күренә», диелә Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни хезмәткәре Венер Усмановның «Интертат»та чыккан мәкаләсендә.

Мисалга ул хәлфә Әбүнәгыйм бине Мөхәммәдъяр кызы каберенә куелган таштагы шигъри юлларны китерә:

«Әй балам, рух мөкаддәсең җәннәт әгълия очдымы,

Бер тотарга кыймас тәннәреңне рәхимсез ләхет кочтымы?

Һич тынмаслык хәсрәт ялкыннары үстердең син минем бәгъремә,

Мәңге, мәңге онытылмаслык итеп таш утыртам синең кабреңә…».

Галим сүзләренчә, Стәрлебаш зиратының уртасында урнашкан «Хәзрәтләр каберлеге» дип аталган урын үзе бер тарихи-архитектур комплексны тәшкил итә. Биредә Стәрлебаш руханилары һәм башка мөхтәрәм затларның кабер ташлары бүген дә кадерләп саклана.

«Стәрлебашта борынгы эпиграфик һәйкәлләр булмаса да (иң борынгысы 1844 елга карый), биредә таш язу һөнәренең барлыкка килүен, аның сәнгать кимәленә күтәрелә алуын, Стәрлебашның гыйлем-мәгърифәт үзәге саналуын билгеләргә мөмкин», дип билгеләп үтә язма мирасны өйрәнүче Венер Усманов.

Галим җирле осталарның үз эшләрен татар эпиграфикасының Болгар чорларыннан ук килгән сәнгати традицияләренә нигезләнеп башкарганнарын әйтә. Палеографик үзенчәлекләре буенча караганда, Стәрлебаш ядкәрләре, нигездә, гарәп язуының нәсех төре белән язылганы ачыкланган.