news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай районының Буралы авылында бирнә әзерләү йоласы үткәрделәр

Чара «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе йортында узды.

Азнакай районының Буралы авылында  бирнә әзерләү йоласы үткәрделәр
«Маяк»

(Азнакай, 19 гыйнвар, «Татар-информ», «Маяк», Лиза Нурлыева). Азнакай районының Буралы авылында «Ак калфак» ханымнары чираттагы кичке утыруда булачак киленгә бирнә әзерләү йоласы үткәрделәр.

Район басмасы хәбәр иткәнчә, кичәгә Чубар Абдул, Мәндәй авылларыннан, Җәлил бистәсеннән дә «Ак калфак» ханым-туташлары килде.

Чәкчәк пешерү остасы Фәридә Шәйдуллина җитәкләгән «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасына да телне, гореф-гадәтләребезне саклау, яшь буынга сеңдерүне намус эше дип күргән зыялылар җыелган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100