news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җанисәп алдыннан Милли Шураның җиде эшче төркеме оешачак

«Киләчәктә үсү, телебезне, милли ризыкларыбызны саклар өчен, җанисәптә актив катнашачакбыз. Милли Шура бу зур эштән читтә калырга тиеш түгел», - диде Васил Шәйхразиев.

Җанисәп алдыннан Милли Шураның җиде эшче төркеме оешачак
Салават Камалетдинов

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасында Бөтенроссия халык санын алу алдыннан җиде эшче төркем оешачак. 

Аларның рәисләрен утырышта Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев атады.

«Җанисәп дигәндә, безнең өчен бу бик мөһим. Киләчәктә үсү, телебезне, милли ризыкларыбызны саклар өчен, җанисәптә актив катнашачакбыз. Милли Шура бу зур эштән читтә калырга тиеш түгел. Милли Шура үз эше буенча кирәк вакытта авторитетлы фикерен дә бирә алачак. Милли Шура әгъзалары абруйлы кешеләр», — диде ул. 

Ул 75 төркем әгъзасы 7 төркемдә эшләячәген әйтте. «2-3 көн эчендә булган тәкъдимнәрне кертеп, тормышка ашырырга уйлыйбыз», — диде.

Җиде төркемнең рәисләре — Россия ислам университеты ректоры Рафыйк Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла, Милли Шура рәисе урынбасары, Фәннәр академиясе вице-президенты Дания Заһидуллина, Парламент депутаты, ТНВ генераль директоры Илшат Әминов, тарихчы Дамир Исхаков, Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитетының татар эшмәкәрләре белән эшләү комитеты башлыгы Фәрит Уразаев, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100