Әлмәт драма театры артисты Дамира Кузаеваны туган ягында искә алдылар

Гәрчә инде якты дөньядан китсә дә, якташлары мәшһүр артистканың истәлеген кадерләп саклый

(Казан, 18 декабрь, “Татар-информ”). Пермь төбәгенең Барда районында, озак еллар Әлмәт Татар дәүләт драма театрында иҗат иткән Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Дамира Кузаеваны искә алу чарасы булды. Исән булса, быел аңа 60 яшь тулган булыр иде.
Театрдан алынган мәгълүматларга караганда, әлмәтлеләр иҗатчыларын искә алу чараларның берсендә, ягъни Дамира ханымның туган авылы Төнгүктә узган “Мине йолдызлардан эзләгез” дигән гаилә театрлары фестивалендә чыгыш ясаган. Искә алу чаралары кысаларында Д.Кузаева каберенә театр исеменнән таш та куелган.
Гәрчә инде якты дөньядан китсә дә, якташлары мәшһүр артистканың истәлеген кадерләп саклый. Әйтергә кирәк, Әлмәт театры белән Барда төбәген әнә шундый сагынычлы өзелмәс җепләр бәйли.