news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эстониядә «Дуслык» радиотапшыруының 10 еллыгын билгеләп үттеләр

«Дуслык» - Европада татар телендә чыга һәм җәмәгать тәртибендә эшли торган бердәнбер радиотапшыру.

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Эстониядә ай саен чыгып килә торган «Дуслык» радиотапшыруының 10 еллыгын билгеләп үттеләр. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу Европада татар телендә чыга һәм җәмәгать тәртибендә эшли торган бердәнбер радиотапшыру. Болар барысы да аның алыштыргысыз авторы һәм алып баручы Фәүзия Һадиуллина ярдәме белән мөмкин булды. Фәүзия Һадиуллина үзенең ватандашлары, дуслары һәм хезмәттәшләре котлавын кабул итеп алды, делә хәбәрдә.

Чарада катнашучылар арасында Россия Федерациясенең Эстониядәге Илчелегенең беренче секретаре Алексей Котельников булды..

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100