Самарада Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль йолдызлары чыгыш ясаячак

Самарада "Сөмбелә" бәйрәме уздырыла.
(Казан, 18 октябрь, "Татар-информ"). 2 ноябрьдә 10:30 сәгатьтә Самараның “Заря” мәдәният сараенда халкыбызның "Сөмбелә" бәйрәмен билгеләп үтәчәкләр. Анда Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль йолдызлары чыгыш ясаячак. Бу турыда "Самара татарлары" сайтында хәбәр ителә.Чарада Самара өлкәсенең татар авылларыннан килгән игенчеләр, алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре зурланачак. Бәйрәмне Самара өлкә татар милли-мәдәни автономиясе, өлкә "Туган тел" татар җәмгыяте, Самара шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе оештыра. Самара шәһәре администрациясе финанс ярдәме күрсәтә.Программада авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләү, Азат Абитов, Гөлсирин Абдуллина, Ранис Габбасов һәм Зәлия һәм Камышлы районы артистлары чыгышы каралган.Керү ирекле.