Омск өлкәсе мәчетендә татар теле дәресләре үткәрелә

Дәресләрне 40 еллык хезмәт стажы булган Фатыйма Майнитдинова алып бара.

 (Казан, 18 октябрь, "Татар-информ"). Омск өлкәсенең Большеречье районы мәчетендә һәр якшәмбедә татар теле дәресләре үткәрелә. Бу турыда Омск өлкәсе татар милли-мәдәни мөхтәрияте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дәресләрне 40 еллык хезмәт стажы булган Фатыйма Майнитдинова алып бара.

Дәресләр бушлай үткәрелә.