Гарәп Әмирлекләрендә "Татарча диктант" язачаклар

Бу чара "Казан" ресторанында узачак.

(Казан, 18 октябрь, "Татар-информ"). Гарәп Әмирлекләрендә "Татарча диктант" язачаклар. Чара "Казан" ресторанында үткәреләчәк. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.

Акциянең максаты — татар телендә хатасыз язарга өйрәнү, әдәби татар телен кулланучылар санын арттыру, татар әдәбияты әсәрләренә киң җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтү.