Мәскәүдә фотосурәтләрдә татарлар образы чагылдырылган тарихи күргәзмә эшли

Биредә Татарстан Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегенең кабатланмас коллекциясеннән тарихи фотосурәтләр тәкъдим ителгән.

(Казан, 18 октябрь, "Татар-информ"). Россия дәүләт сәнгать китапханәсендә «Мизгеләр һәм мәңгелек: XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы фотосурәтләрендә татарлар образы» дип аталган күргәзмә ачылган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә. Күргәзмә 20 октябрьгә кадәр эшләячәк.

Беренче тапкыр биредә Татарстан Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегенең кабатланмас коллекциясеннән татар халкы тарихы һәм мәдәниятен өйрәнү өчен кыйммәтле чыганак булган тарихи фотосурәтләр тәкъдим ителгән.

Фотосурәтләр  Европа традицияләренең үтеп керүе, рус мәдәниятенең йогынтысы мөселман халкының фикерләвенә һәм көнкүрешенә ни рәвешле йогынты ясавын күзәтергә ярдәм итә.

Татар гаиләсендәге хатын-кызның акрынлап иреккә чыгуына багышланган фотосурәтләр аеруча кызыклы. Профессиональ фотографларда татар хатын-кызлары сурәткә йөзләрен ачып та төшкән.

Экспозициядә Казанда гына түгел, Россиянең төрле төбәкләрендә фотосалоннарда, табигатьтә, өй шартларында төшкән коллектив һәм шәхси сурәтләр урын алган.