Төркиядә яшәүче яшь татар галиме Ильяс Камалов төрекләрнең зур бүләгенә лаек булды

Бүген Ильяс Камалов тантаналы шартларда төрек галимнәренә бирелә торган “Фәндә кызыксындыру” премиясен алды

(Истанбул, 18 октябрь, «Татар-информ», Рушания Алтай). Төркиянең Ататөрек исемендәге Мәдәният, тел һәм тарих югары корылышы Төрек тарих институты, төзелүенә 80 ел тулу җәһәтеннән, галимнәрне фәндә кызыксындыру премиясе белән бүләкләү турында карар чыгарган иде. Жюри игътибарына соңгы 5 ел эчендә Төркиядә басылган фәнни эчтәлекле китаплар тәкъдим ителде. Нәтиҗәләрне 17 сентябрьдә ачыклаган жюри 11 фәнни китап арасыннан 4сен әлеге бүләккә лаек дип тапты. Алар арасында милләттәшебез, Сембердә туып-үскән, Төркиянең данлыклы Мимар Синан исемендәге университетта аспирантура тәмамлаган яшь галим Ильяс Камаловның китабы да бар. Бүләккә лаек булучылар өчен бүген Төрек тарих институтында зур тантана оештырылды. Аны Төркия Җөмһурияте Министрлар кабинеты каршындагы Мәдәният, тел һәм тарих югары корылышы рәисе, танылган тарих галиме Баһаетдин Йедийылдыз ачып җибәрде. Чарага Төркиянең иң алдынгы фән эшлеклеләре, Төрек тарих институты, Төрек тел оешмасы галимнәре катнашты. Ильяс Камаловка бүләген Төркия тел институты җитәкчесе, профессор Халюк Акалын тапшырды. Бүләкләнүчеләргә мактау кәгазе янында көмеш тәлинкә һәм 10 000 төрек лирасы (якынча 6 мең доллар) акча бирелде.
Ильяс Камалов Төркия халкына “Дәүләт президентлыгына КГБдан Владимир Путин” исемле китабы белән танылды. Ул - “Монголларның Кавказ сәясәте”, “Ауразияне яулап алучылар: ТАТАРЛАР”, “Русиянең реваншы: Путин чорында Русиянең тышкы сәясәте” кебек китапларның авторы. Аеруча, Ильяс Камалов Ризаэддин Фәхретдинның “Алтын Урда һәм Казан ханнары” әсәрен төрекчә тәрҗемә итеп, төрки дөнья галимнәре арасында татар милләтенә кызыксыну уятты. Бу хезмәтләреннән тыш аның Төркия вакытлы матбугатында сәяси мәкаләре дә басылып килә.