news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Екатеринбург егете Ринат Каштанов XXXI «Татар яшьләре көннәре» лидеры булды

«Без оялырга тиеш түгел, татар булуыбыз белән горурланырга кирәк», — ди яшьләр ул.

Екатеринбург егете Ринат Каштанов XXXI «Татар яшьләре көннәре» лидеры булды
Гөлүзә Ибраһимова

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Свердловск өлкәсенең «Яшен» татар яшьләре иҗтимагый оешмасы рәисе Ринат Каштанов XXXI «Татар яшьләре көннәре» форумы лидеры булды. 

«Быел без бик зур уңышларга ирештек. Бездә мәдәни үзәк барлыкка килде, дүрт оешманы берләштердек. Безнең команда тагын да зурайды. Бу кубок безнең дөрес юл белән баруга дәлил, ул алга бару өчен тагын да көч бирә. Иң мөһиме — максатка тугры калу», — дип сөйләде ул. 

Аның фикеренчә, татарлыкны саклап калу өчен тарихны, җиде буынны һәм телне белергә кирәк. «Ата-бабаларның милләтне саклап калу өчен, нинди авыр юл узганын без белергә тиеш. Шул ук вакытта гореф-гадәтләр һәм дин турында да онытырга ярамый», — ди ул. 

Ринат Каштанов җанисәпнең татар халкы өчен мөһим булуын да ассызыклап үтте. «Татарларның саны кимергә тиеш түгел. Һәр татар кешесе үзен татар дип күрсәтсен иде. Татар телен әйбәт белмәсә дә, аның туган теле — татар теле. Без оялырга тиеш түгел, татар булуыбыз белән горурланырга кирәк», — ди ул.

  • 14-18 сентябрьдә «Идел» яшьләр үзәгендә «Татар яшьләре көннәре» форумы узды.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100