news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәмис Сафин Ульяновск Иҗтимагый палатасында татар телен укыту мәсьәләсен күтәрәчәк

Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе сүзләренчә, Ульяновск шәһәрендә татар теле дәресләре факультатив дәрәҗәдә дә укытылмый.

Рәмис Сафин Ульяновск Иҗтимагый палатасында татар телен укыту мәсьәләсен күтәрәчәк
Рәмис Сафин

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин Ульяновск шәһәре Ижтимагый палатасының өченче чакырылышының беренче утырышы Милли, дини һәм мәдәни мәсьәләләр буенча комиссия әгъзасы итеп сайланган. Ул татар телен укыту мәсьәләсен күтәрәчәген әйтте. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

«Ульяновск шәһәрендә йөзгә якын мәктәп бар. Аларның күпчелегендә татар теле укытылмый. Иҗтимагый палатаның комиссиясенә директорларны чакырып, татар телен укыту мәсьәләсен күтәрергә ниятлибез. Дәресләр булмаса да, татар теленнән түгәрәкләр оештыру хакында сөйләшергә телибез», — диде ул.

Рәмис Сафин сүзләренчә, әлеге комиссиягә Ульяновск өлкәсендәге өч милли автономия җитәкчесе кергән. «Татар, чуваш һәм мордва рәисләре бар. Шуңа күрә көчебез дә, мөмкинлекләребез дә бар дип саныйм. Икенче мәсьәлә — балалар бакчаларында этномәдәни компонентлы төркемнәр ачу. Бездә руслар 75 процент булса, татар, чуваш һәм мордва 25 процентны тәшкил итә. Бу зур сан», — дип әйтте ул.

«Кайбер мәктәпләрдә 300-400 бала укый, шуның яртысыннан артыгы татар, чуваш, мокша балалары. Милли төркемнәр, бернинди факультатив дәресләр дә алып барылмый. Алла боерса, максатыбыз — шушы мәсьәләне күтәреп чыгу», — диде Ульяновск өлкә татар милли- мәдәни автономиясе рәисе.

Ульяновск шәһәре мэры Сергей Панчин составка 45 кеше кергәнен, алар арасында шәһәрдә уңышлы гына эшләп килүче милли оешма җитәкчеләре дә барлыгын билгеләп узган. «Шәһәр Думасы рәисе Илья Ножечкин да үзенең тәбрикләү сүзендә төбәктәге милли тотрыклылык, дустанә мөнәсәбәт нәкъ менә милли оешма җитәкчеләреннән тора, диде», — ди Рәмис Сафин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100