Красноярск краеның Ачинск шәһәрендә халыклар дуслыгына багышланган бәйрәм уза

Бәйрәмдә теләгән һәркем татар мәдәнияте белән таныша, милли ризыклардан һәм кайнар чәйдән авыз итә, шулай ук истәлек өчен фотога төшә ала.

(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). Бүген Красноярск краеның Ачинск шәһәрендә Металлурглар скверында «Кызыл Яр мәдәни башкаласы-2019» проекты кысаларында калада яшәүчеләр һәм кунаклар өчен халыклар дуслыгына багышланган бәйрәм уза. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйрәм программасын Ачинск шәһәре татар утары ачып җибәрәчәк. Теләгән һәркем татар мәдәнияте белән таныша, милли ризыклардан һәм кайнар чәйдән авыз итә, шулай ук истәлек өчен фотога төшә ала.

Бәйрәмдә көянтә-чиләк белән су ташу, капчык сугышы, аркан тартышу һ.б. мавыктыргыч уеннарны тамаша кылырга, аларда үзең дә катнашырга мөмкин.