Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Нижневартовск шәһәрендә XXI Федераль Сабан туе башланып китте
Киләсе елда Федераль Сабан туе Ульяновск өлкәсендә узарга тиеш.
(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). 18-19 июнь көннәрендә Нижневартовск шәһәрендә XXI Федераль Сабан туе уза. Бүген милли бәйрәмебезнең ачылыш тантанасы. Иртәгә — милли көрәш.
Татарстан Премьер-министры урнбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Нижневартовск шәһәренә Сабан туена килде. Биредә аны «Мирас» татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Рафаэль Мөхәммәтҗанов каршы алды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте.
Федераль Сабан туе быел башка форматта уза. Пандемия таралу сәбәпле, киң мәйданга җыелып бәйрәм итү тыела. Бүген милли бәйрәмебезнең ачылыш тантанасында Сабан туе символы Ульяновск өлкәсенә тапшырылачак. Киләсе елга Федераль Сабан туе әлеге өлкәдә узарга тиеш.
18-19 июньдә Нижневартовск шәһәрендә үткәрелүче милли бәйрәмебезне онлайн форматта Бөтендөнья татар конгрессы сайты аша карау мөмкин булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз