Үзбәкстанның Чыракча шәһәрендә Сабантуй бәйрәме узды

Чыракчада өлкә кунаклары, татар һәм башкорт гаиләләре, шулай ук башка милләт вәкилләре дә җыелды.
(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»).Үзбәкстанда Кашкадәрья өлкәсенең иң эре татар-башкорт диаспораларының берсе яшәгән урында – Чыракча шәһәрендә Сабантуй милли бәйрәме узды. Бу хакта Татарстанның Үзбәкстандагы вәкиллеге хәбәр итә.Кашкадәрья өлкәсе татар-башкорт милли мәдәни үзәгенең Чыракча районы филиалы директоры Рәйсә Шәрәфетдинова бәйрәмне ачып, мәйдандагыларны котлады.Кашкадәрья өлкәсе татар-башкорт милли мәдәни үзәге директоры Фирүзә Ихсанова, үз чиратында, Сабантуй бәйрәме татар, башкорт, чуваш, нугай һәм башка халыкларының гына түгел, бөтен кешелекнең матди булмаган мәдәни мирасын тәшкил итүче бетмәс-төкәнмәс рухи чыганакларның берсе, диде.«Умырзая» фольклор-этнография ансамбле солистлары, баянчы Рәшит Акчурин һәм башка чыгышларны тамашачылар яратып карады. Сабантуйның истә калырлык вакыйгаларының берсе - капчык киеп йөгерү, авызга кабып, йомырка салынган кашык белән йөгерү, шулай ук татар ашлары осталары ярышы булды, диелә бу хәбәрдә.Бәйрәм татар һәм үзбәк милли биюләре белән тәмамланган.