Рязаньның татарлар яши торган Бастан авылы 500 еллыгын билгеләп үтә

Шул уңайдан авылда Сабан туе уздырыла

 (Казан, 18 июнь, “Татар-информ”). Рязань өлкәсе Сасово районы Бастан авылы быел 500 еллыгын билгеләп үтә. Бәйрәм июль аена туры килә һәм шуңа да авылда Сабан туен быел 25 июль көнне үткәрергә ниятлиләр. Бәйрәм кысаларында ат чабышлары, милли көрәш уздыру, “Бастанлылар тарих фокусында” фотокүргәзмәсен ачу ниятләнә. Моннан тыш, чарага килүчеләргә Татарстан артистлары катнашында зур концерт тәкъдим ителәчәк.

Искәртеп үтәбез: Бастан авылы моннан 500 ел элек беренче тапкыр документларда искә алына. Монда хәзер дә халыкныдң күпчелек - татарлар. Совет чорында бу авыл бетү ягында булган, әмма 80-90 нчы елларда татарларның шактые туган авылларына кайтып төпләнгән, диелә “7info.ru” cайтында.