news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Свердловск өлкәсе Богданович шәһәрендә «Мин яратам сине, Татарстан!» дигән чара узды

Күргәзмә Богданович шәһәренең иң яхшы иҗат коллективлары чыгышы һәм «Татар халык уеннары» интерактив программасы белән ачылды.

(Казан, 18 май, «Татар-информ»). 15 майда Богданович туган якны өйрәнү музеенда «Учак» мәдәни-агарту проекты кысаларында «Урал татарлары» Свердловск өлкә халыклар дуслыгын үстерү оешмасы инициативасы белән «Мин яратам сине, Татарстан!» дигән күргәзмә ачылды.

Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, чарада Богданович шәһәр округы башлыгы Павел Мартьянов, Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиле урынбасары Фәвия Сафиуллина, «Свердловск өлкәсе милли-мәдәни берләшмәләр ассоциациясе» Свердловск төбәк иҗтимагый берләшмәләр ассоциациясе рәисе Фарух Мирзоев, «Свердловск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте» үзәк дини оешмасы рәисе, мөфти Абдул Котдус Ашарин һ.б. катнашты.

Күргәзмә Богданович шәһәренең иң яхшы иҗат коллективлары чыгышы һәм «Татар халык уеннары» интерактив программасы белән ачылды. Шулай ук уникаль көнкүреш әйберләре, реликвияләр, татар телендәге китаплар һәм милли костюмнар тәкъдим ителде.

Күргәзмәне ачу тантанасында Богдановичта яшәүче йөзгә якын кеше һәм шәһәр кунаклары катнашты. Богданович туган якны өйрәнү музееның «Учак» мәдәни-агарту проекты кысаларындагы җанлы диалог, Урта Урал һәм Россия халыкларының тарихы, гореф-гадәтләре, йолалары һәм традицион мәдәни казанышларын таратуга ярдәм итеп, актив рәвештә үсеш кичерә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100