news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта калфак һәм кәләпүш чигү буенча мастер-класслар оештырганнар

Чараны «Питер буйлары» Татар-башкорт милли-мәдәни иҗтимагый берләшмәсе уздырган.

(Казан, 18 май, «Татар-информ»). 16 майда Ленинград өлкәсенең Халыклар дуслыгы йорты конференцияләр залында «Файда» эстрада-фольклор ансамбле җитәкчесе Гөлнара Фәйзуллина татар халкының милли баш киемнәре – калфак һәм кәләпүш чигү буенча мастер-класслары үткәргән.

Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, мастер-класслар Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендә «Татар кызы-2021» матурлык бәйгесенең чираттагы этабы кысаларында узган.

Чараны «Питер буйлары» Татар-башкорт милли-мәдәни иҗтимагый берләшмәсе оештырган.

«Файда» ансамбле әгъзалары да мастер-класстта катнашкан һәм үз куллары белән милли баш киемнәре чиккән.

Оештыручылар материаллар тәкъдим иткәне өчен «Файда» татар җәмгыятенә рәхмәт белдерә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100