news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда татарларның 8 проценты туган тел итеп татар телен сайлаган

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рамил Төхвәтуллин Башкортстан татарларының 8 проценты гына туган теле буларак татар телен сайлавы сагайтканын әйтте.

(Актаныш, 18 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Башкортстанда татарларның 8,6 проценты мәктәпләрдә укыту өчен туган тел итеп татар телен сайлаган. Бу санны Актанышта Башкортстан һәм Татарстан депутатлары катнашында узган киңәшмәдә докладында Башкортстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Әлфия Галиева әйтте.

Актанышта Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты һәм Башкортстан Дәүләт Җыены — Корылтаеның Мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт комитетының уртак күчмә утырышы узды.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рамил Төхвәтуллин Башкортстан татарларының 8 проценты гына туган теле буларак татар телен сайлавы сагайтканын әйтте. 

«2017-2018 елгы реформалар йогынты ясадымы?» — дип сорады.

«Бүген Башкортстанда туган телләр өйрәнелә, туган телдә укыту алып барыла, һәм Башкортстанда дәүләт теле буларак башкорт теле өйрәнелә. Башкортстанда 11 туган тел өйрәтелә. Татарстанда кебек үк,  күпчелек туган тел буларак рус телен өйрәнә. Рус телен туган тел итеп укучылар 65 процент тәшкил итә. 13 проценттан артыгы туган тел буларак башкорт телен, 8,6 проценты татар телен туган тел буларак өйрәнә», — диде Әлфия Галиева.

Аның сүзләренчә, бу «Мәгариф турында» федераль законга үзгәрешләр кертеп, ата-аналар ризалыгы буенча гаризаларга нигезләнгән булуына да бәйле. БДИ тапшырасы булганга да рус телен сайлаучылар булуын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100