Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Башкортстанда «Бабай утары» агач сыннар фестиваленә гаризалар кабул ителә
Фестиваль «Татар халык әкиятләре персонажлары» темасына багышлана.
(Казан, 18 май, «Татар-информ»). Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылында урнашкан «Бабай утары» тарихи-туган якны өйрәнү комплексында агач сыннар ясаучылар фестивале була.
Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, фестиваль «Татар халык әкиятләре персонажлары» дигән темага багышлана. Оештыручылары - «Төмәнәк» Татар иҗтимагый үзәге һәм Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы «Россиянең татар авыллары» Бөтенроссия оешмасы.
Фестивальнең максаты һәм бурычлары татар халык гамәли сәнгатен үстерү һәм аңа ярдәм күрсәтү, халык иҗатын, ландшафт скульптурасын популярлаштыру, халык осталары, рәссамнар белән элемтәләрне ныгытудан гыйбарәт.
Конкурста бер яки ике кеше катнаша. Ул гаризадагы эскизы нигезендә – бер эшләнмә, яки озынлыгы – 4 метр, диаметры 0,6-0,8 метр тәшкил иткән бүрәнәдән кешеләр, хайваннар, әкият персонажлары рәвешендә скульптур композицияләр ясый. Конкурсантларның эшләнмәләре «Бабай утары» фестивале тематикасын чагылдырырга тиеш.
Бәйгедә катнашу өчен гаризалар 1 июльгә кадәр кабул ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз