^Кырым татарларының Ватаннарыннан сөрелүенең 61 еллыгы уңаеннан Казанда Сталин репрессияләре корбаннары һәйкәленә чәчәкләр куйдылар

^Кырым татарларының Ватаннарыннан сөрелүенең 61 еллыгы уңаеннан Казанда Сталин репрессияләре корбаннары һәйкәленә чәчәкләр куйдылар

(Казан, 18 май, “Татар-информ”, Диләрә Рәхимова). Бүген Кырымнан кырым татарлары һәм башка милләт халыкларын күпләп кууның 61 еллыгы билгеләп үтелә. Татар яшьләре төркеме бүген Казанда Сталин репрессияләре корбаннары һәйкәленә чәчәкләр куйды.

61 ел элек фашист режимын яклауда гаепләнеп, Кырымнан кырым татарларын, грек, болгар һәм әрмәннәрне көчләп куу башланган. Әлеге репрессия чаралары барышында, төрле мәгълүматлар буенча, 200-400 мең кырым татары илләреннән сөрелгән.