Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсенең “Татар кызы 2018” билгеле булды

Төбәк этабы финалында 8 кыз катнашкан. Бәйгенең җиңүчеләре Айгөл Вәлиева һәм Алинә Нигъмәтуллина булган.

(Казан, 18 апрель, “Татар-информ”). Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсенең “Татар кызы 2018” билгеле булды. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге хәбәр итә.

Төбәк этабы финалында 8 кыз катнашкан. Бәйгенең җиңүчеләре Айгөл Вәлиева һәм Алинә Нигъмәтуллина булган.

Сайлап алу туры катнашучыларның үз-үзен тәкъдим итү формасында уздырылган. Презентация үзең турында сөйләүне, вокал, хореографик яки башка сәнгати номерны үз эченә алган.

Жюри традицияләрне белү, татар телендә аралашу күнекмәләре, карашлар киңлеге, нәзәкатьлелек, сөйкемлелеккә карап бәяләгән. Бәйге концерт программасы белән үрелеп барган.