Үзбәкстанның Харәзм татарлары Май чабу бәйрәмендә милли киемдә чыгыш ясаган

Татар мәдәнияте үзәге кунакларны татар халкының мәдәнияте һәм традицияләре белән таныштырган.

(Казан, 18 март, «Татар-информ»). 14 мартта Үзбәкстанның Үргәнеч шәһәре Дуслык йортында «Масленицаны озату» чарасының төбәк этабында Харәзм татар мәдәнияте йорты вәкилләре чыгыш ясаган.

Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкилле матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, чарада рус, татар, корея, казах мәдәният үзәкләре катнашкан. Рус мәдәнияте үзәге оештырган чарада катнашучылар арасында Үргәнеч шәһәре хакимияте, җәмәгатьчелек вәкилләре һәм Россиядән килгән кунаклар да булган.

Үргәнеч шәһәре хакимияте, Дуслык йорты һәм Харәзм өлкәсе милли-мәдәни үзәге вәкилләре сәламләү сүзе белән чыгыш ясаган.

Татар мәдәнияте үзәге кунаклар игътибарына милли киемдә үз номерларын тәкъдим иткән, татар халкының мәдәнияте һәм традицияләре белән таныштырган.

Шулай ук концертта катнашучылар өчен Дуслык йорты буйлап экскурсия дә оештырылган.