Краснодар татарларының «Мирас» клубында милли алка ясарга өйрәтәчәкләр

«Пар алка» кичәсенә килү өчен алдан шалтыратып язылырга кирәк.

(Казан, 18 март, «Татар-информ»). Краснодар татарларының «Мирас» кул эшләре клубы «Пар алка» кичәсенә чакыра.

«Булгар-К» татар оешмасы социаль челтәрләрдә хәбәр иткәнчә, теләге булган һәркем 28 мартта алка ясарга өйрәнергә килә ала. Моның өчен алдан язылырга кирәк. Телефон: +7 918 012-10-02

Әлеге чара Краснодар шәһәренең Кызыл армия урамындагы 53 нче йорттагы 9 нчы бүлмәдә була. Очрашу көндезге уникедә башлана.