news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзбәкстанның «Бохара мирасы» үзәге директоры Роберт Әлмиев дәүләт бүләгенә лаек булды

Бохара өлкәсенең Татар-башкорт милли-мәдәни үзәге активисты Роберт Әлмиев - танылган музей белгече, тарих фәннәре докторы.

Үзбәкстанның «Бохара мирасы» үзәге директоры Роберт Әлмиев дәүләт бүләгенә лаек булды
prtuz.tatarstan.ru

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Үзбәкстан Республикасы Президенты каршындагы Гражданлык җәмгыятен үстерү буенча консультатив совет «Бохара мирасы» фәнни-тикшеренү үзәге директоры, танылган музей белгече, тарих фәннәре докторы Роберт Әлмиевне «Гражданлык җәмгыятен үстерүгә керткән өлеше өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләде. Бу хакта Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гражданлык җәмгыятен үстерү буенча консультатив совет каравына илнең барлык төбәкләреннән коммерцияле булмаган оешмаларның 2,5 мең хезмәткәре кандидатурасы тәкъдим ителгән.

Коммерцияле булмаган оешмалар һәм илнең башка гражданлык җәмгыяте институтларының 49 вәкиле югары Хөкүмәт бүләгенә лаек булган. Алар арасында Бохара өлкәсенең Татар-башкорт милли-мәдәни үзәге активисты Роберт Әлмиев тә бар.

«Гражданлык җәмгыятен үстерүгә керткән өлеше өчен» күкрәк билгесен Үзбәкстан Республикасы Президенты Шәүкәт Мирзияев 2018 елның 14 ноябрендәге үз карары белән раслаган.

Форсаттан файдаланып, Бохара өлкәсенең Татар-башкорт милли-мәдәни үзәге тарих фәннәре докторы Роберт Вәли улы Әлмиевне әлеге югары бүләккә лаек булуы белән котлый, уңышлар һәм һөнәри эшчәнлегендә яңа үрләргә ирешүен теләп кала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100