news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмән өлкәсендә «ТатЛеди» клубы эшли башлаган

Хатын-кызлар клубы гүзәл затларны татар мәдәниятенә тарту, аларны берләштерү максатын күз алдында тотса да, әниләр, балалар өчен дә төрле чаралар планлаштыра.

Төмән өлкәсендә «ТатЛеди» клубы эшли башлаган
tatar-congress.org

(Казан, 18 февраль, "Татар-информ"). Төмән өлкәсендә «ТатЛеди» клубы ачылган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге клуб Юлия Касыймова һәм Юлия Мирхәйдәрова, Ләйсән Усманова, Рузалия Нуруллина, Рузилә Илчигулова, Земфира Хәмидуллина, Әлфия Дәүлиева һәм Динә Рамазанова катнашында беренче адымнарын башлап җибәргән. Клубка татар халкының мәдәнияте, тарихы белән кызыксынган һәркемне чакыралар.

«Чын татар өчен стиль һәм имидж — гармонияле һәм максатчан шәхес формалаштыруның мөһим өлеше икәнлеген истә тотып, ел ахырында «RivaStudio»да гардероб, стиль турында мастер-класс үткәрелде, — дип сөйләде Ләйсән Усманова.

«Быел Төмәндәге “Хәят” рестораны шеф-пешекчесе ярдәмендә татарның өстәл бизәге – бәлеш пешерү серләренә дә төшендек», — диде ул.

Хатын-кызлар клубы гүзәл затларны татар мәдәниятенә тарту, аларны берләштерү максатын күз алдында тотса да, әниләр, балалар өчен дә төрле чаралар планлаштыра.

Хәзер «Мин Әни» конкурсы старт ала. Конкурс кысаларында мастер-класслар да, тренинглар да, кызыклы шәхесләр белән очрашулар да каралган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100